Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Политолог: алдан тавыш бирү-электоратны тикшерү өчен менә дигән корал

РФ Дәүләт Думасына сайлауларда «Бердәм Россия» партиясе тәкъдим иткән депутатлыкка кандидатлар исемлеге формалаштырылачак алдан тавыш бирү нәтиҗәле инструмент булып тора. Бу хакта «Татар-информ» МАна политолог, КФУ яшь галимнәр ассоциациясе Советы әгъзасы Виктор Сидоров сөйләде.

"Партия өчен алдан тавыш бирү — яңа кадрларны рекрутлауның бик яхшы коралы: техник моментларны эшләү, үз электратын тикшерү һәм аны өстәмә мобилизацияләү", — диде Сидоров.

Политолог сүзләренә караганда, быел Дәүләт Думасына көндәшлек дәрәҗәсе бик югары. Моңа статистик мәгълүматлар да, шулай ук үз кандидатураларын күрсәткән элита вәкилләре дә күрсәтә. "Хәзер анда яшь сәясәтчеләр генә түгел, ә бик тәҗрибәле идарәчеләр, район башлыклары һәм башкалар күп", — дип билгеләп үтте спикер.

"Алдан тавыш бирү процедурасы шактый ачык. Интернетта тавыш бирү мөмкинлеге - яңа нәрсә, өстәвенә, хәзер моның өчен барлык техник мөмкинлекләр дә бар", - дип белдерде Сидоров.

Татарстанда алдан тавыш бирү онлайн рәвештә дә, классик оффлайн формада да уза. 

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда һәм бөтен Россия буенча алдан тавыш бирү 24 майдан 30 майга кадәр уза. Республикада Праймериз ачык модель буенча уза: тавыш бирүдә республиканың һәр сайлаучысы катнаша ала. 30 майда республикада 557 хисап участогы ачылачак.

Бүгенге көндә Татарстанда «Бердәм Россия» нең башлангыч тавыш бирүдә катнашу өчен 96 кандидат теркәлгән. Шул ук вакытта теркәлгән барлык кандидатларның яртысы — 40 яшьтән яшьрәк кешеләр. Башлангыч тавыш бирүдә катнашучыларның яртысы партиядә тормый.

Кандидатлар арасында-волонтерлар, җәмәгатьчеләр, дәүләт хезмәткәрләре, студентлар, табиблар, укытучылар, эшмәкәрләр.

Хисап участокларында эш Роспотребнадзорның антикоррупцион таләпләренә катгый туры китереп оештырылачак. Үз участогыңны pg.er.ru сайтында табарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев