Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Президент очалактан район басуларын күзәтте

Бүген, ягъни 26 апрель көнне, районыбызга эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде.

Бүген, ягъни 26 апрель көнне, районыбызга эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Ул Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров һәм муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән берлектә очалактан районыбыз басуларын карады, язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.

Очрашу барышында ул җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәтенең көзге бодай басуында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, авыл җирлекләре башлыклары һәм җаваплы белгечләр белән очрашып, язгы кыр эшләренең барышы, авыл тормышы турында сорашты, аларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.

Соңыннан республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов күптән түгел генә Шәтке авылы товарлыклы-сөтчелек фермасы базасында төзелеп, файдалануга тапшырылган терлек азыгы ясау үзәге һәм ике айга кадәр тәрбияләнә торган бозаулар торагы эшчәнлеге белән танышты.

Бу хакта сез тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев