Теләче Информ

Теләче районы

18+
Главные новости

Психиатр яшүсмерләрдә психологик проблемаларның тышкы билгеләрен атады

Заманча яшьләр протесты үлем темасын модалы итте, дип билгеләп үтте Ләйлә Шәйдукова.

Татуировкаларга, пирсингка һәм үз тәненә зыян китерүгә тартылу - яшүсмерләрдә психологик проблемаларның беренче билгеләренең берсе. Бу очракта ата-аналарга баланы психологка алып баруны кичектермәскә кирәк. Андрей Кузьминга биргән интервьюда ТР атказанган табибы, КДМУ психиатрия профессоры Ләйлә Шәйдукова шундый киңәшләрен җиткерде.

Ул билгеләп үткәнчә, яшьләр даирәсендә үз — үзеңне күрсәтү модасы 10-15 ел элек - татуировкалардан һәм пирсингтан башланган.

"Бу психиатр өчен психологик  проблемаларның беренче сигналларын күрү өчен җитә. Әйтик, совет чорында армиягә татуировкалары булган кешеләрне риск төркеменә керткәннәр. Һәм психиатр белән консультация үткәргәннәр", — дип сөйләде Шәйдукова.

Ул ата-аналарга бала белән ышанычлы мөнәсәбәтләрне сакларга һәм аның аралашу даирәсенә игътибар белән карарга кирәк, дип өстәде. Еш кына нәкъ менә аннан төрле «модалы» куркыныч мавыгулар килә.

«Бу куркыныч факторларны ата-аналар билгели аламы? Татуировканы күрделәр - бу, ким дигәндә, психолог янына мөрәҗәгать итү, шулай ук баланың кем белән аралашуын белү өчен сәбәп. Әйе, яшьләр протесты һәрвакыт бар иде, эмо, готлар, ә элек — панклар һәм рокерлар. Әмма әле беркайчан да яшүсмерләр протесты үлем темасына кагылмады", - дип ассызыклады табиб.

Ләйлә ШАЙДУКОВА белән әңгәмәнең тулы версиясен  sntat.ru сайтында укый аласыз.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев