Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Путин түләве: кайчан һәм ничек алырга?

Россия Президенты Владимир Путин балалары булган гаиләләргә август аенда 10 мең сум акча бирүне Хөкүмәткә йөкләде. Мондый ярдәмне 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр алачак.

Әлеге акчаны әти-әниләр августта алачак. Бу балаларны мәктәпкә әзерләр өчен  яхшы гына ярдәм булачак. Россия Хезмәт министрлыгы мәгълүматлары буенча, әлеге акчага 17 млн гаилә өметләнә ала.

Рәсми матбугат чаралары хәбәр итүенчә, мәктәп яшендәге һәр балага тиешле 10 мең сум акчаны алыр өчен бернинди белешмә җыярга кирәкми, узган ел пандемия вакытында акча алган кебек үк, дәүләт хезмәтләре порталында гариза гына бирергә кирәк. Тик Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәсенең матбугат хезмәте сүзләренә караганда, әлегә гариза язу-язмау турында төгәл генә мәгълүмат юк.

– Әлегә без төгәл җавап бирә алмыйбыз. Бу эшне кайсы оешмага йөкләячәкләре дә билгеле түгел. Гариза тапшыру тәртипләрен белү белән үк хәбәр итәрбез, – дип аңлатма бирделәр «ВТ» хәбәрчесенә идарәнең матбугат хезмәтендә. Шуңа күрә киләчәктә без бу темага тагын әйләнеп кайтачакбыз әле.

 

Фото: gorodglazov.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев