Путин запаста булган россиялеләрне хәрби җыеннарга чакыру турында указга имза куйды
Главные новости

Путин запаста булган россиялеләрне хәрби җыеннарга чакыру турында указга имза куйды

1 апрельдән Россиядә шулай ук хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды.

Владимир Путин запаста булган россиялеләрне хәрби җыеннарга чакыру турында указга имза куйды.

Документны хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырдылар. Ул басылып чыккан көненнән үз көченә керә. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Указ нигезендә, хөкүмәт һәм төбәк хакимиятләре җыеннар үткәрүгә бәйле чараларны үтәүне тәэмин итәргә тиеш.

1 апрельдән Россиядә шулай ук хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды. Гаскәргә 134 мең кеше җыярга планлаштыралар.

Чыганак

 


Нет комментариев