Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Рамазан аеның соңгы ункөнлеге башланды

Мөселман кардәшләребез өчен изге Рамазан ае дәвам итә. Аның соңгы ункөнлегенә аяк бастык.

4 май көнне, шәхси эшмәкәр Рифкать Шәфыйковка караган “Туган авыл” кафесында чираттагы Ифтар мәҗлесе булып үтте. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклар иганәсенә үткәрелгән әлеге чарада диндар райондашларыбызны үзләренең үтемле вәгазьләре белән Татарстан Республикасы Диния назәрәте рәисе урынбасары, Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов белән районыбыз мөхтәсибе, Төньяк төбәк казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев сөендерде. Хәзрәтләребез чарага килүчеләргә Ураза аеның фазыйләтләре турында сөйләделәр, аның тәрбия әһәмиятен аңлаттылар.

Чарада муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов катнашты һәм чыгыш ясады.

Дүртенче районкүләм Ифтар мәҗлесе  тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев