Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре газетага язылды

Газета-журналларга язылуның кызган чоры. Районның бердәнбер матбугат чарасы – «Теләче» газетасына язылу компаниясенә бердәм рәвештә район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре кушылды.

Ветеринария берләшмәсе күп еллар «Теләче» газетасы белән тыгыз элемтәдә. Матбугатка язылу чоры җитүгә коллектив үзләренә почтальонны чакырып, бар хезмәткәрләрне  газетага яздырту чарасын оештыра. Хезмәткәрләр басманы яратып укый, район тормышы белән танышып бара.

«Теләче» газетасы редакциясе  районның ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гариповка язылу чарасын оештырганы өчен зур рәхмәтен белдерә. 

Искәртеп үтәбез, «Теләче» газетасына ташламалы бәядән язылу дәвам итә, язылу бәясе 679 сум 14 тиен.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев