Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Райондашыбыз Зөлфирә Шәйдуллина баллы борыч үстерергә өйрәтә

Җырчы бакчачылык серләре белән Инстаграм битендә уртаклаша.

Җырчы Зөлфирә Шәйдуллина инстадусларын баллы борычны дөрес итеп бәйләргә һәм үстерергә өйрәткән. Җырчы быел бик бирелеп бакчачылык белән шөгыльләнә, файдалы киңәшләрен виртуаль дусларыннан да кызганмый.

«Көн саен бакча төшереп ияләнеп киттек бугай, әйеме? Сез карап, язып, сорап баргач, миңа да кызык. Бүген без борычларны бәйләдек.

Помидор белән кыярны гына бәйләргә кирәк дип уйламагыз. Чөнки борыч бик күп уңыш бирә һәм авыраеп киткән вакытта шартлап сынарга да бик мөмкин. Шуңа күрә өскә таба бау җибәрү яхшы булачак. Борычлар да матур, түгәрәк булып үсәчәкләр. Борыч бик күп су яратмый», — дип яза ул.

Видеода Зөлфирә Шәйдуллина аларны бәйләү ысулларын күрсәтә.

«Уңган килен. Кылана белмисең, молодец. Яратам, хөрмәт итәм шундыйларны», «Матур җырлыйсың, үзең тырыш», — дип мактый җырчыны инстачылар.

«Зөлфирә, ничек өлгерәсең? Әле парникта, әле концертта! Алмаз булышамы сиңа?» — дип аптыраучы да булган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев