Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Республика данын яклыйлар

Теләче урта мәктәбе командасы бу көннәрдә Анапа шәһәрендә Республика данын яклап чыгыш ясый.

Алар Зәй шәһәрендә үткән “Президент спорт бәйгеләре” Бөтенроссия спорт ярышларында катнашып 1 урын алып кайткан иде. Һәм менә җәй айлары дәвамында ныклы әзерлекләрдән соң алар Анапа шәһәренә юл алды. Тренерлары Теләче урта мәктәбенең физик культура укытучылары Рафиль Хәкимов һәм Булат Сәләхиев. Бүген “Президент спорт уеннары 2021” мәктәп укучыларының бөтенроссия спорт уеннарының Бөтенроссия этабы ачылыш тантанасы булды. “Татарстан Республикасы” дигән сүзләрне ишеткәндә йөрәкне горурлык хисе биләп ала! Теләче районы әләмен​ Мортазин Сәед, Татарстан Республикасы дигән элмә тактаны Ибраһимов Инсаф, Гуломов Азиз һәм Нуриева Рената команда капитаннары булып Россиядән килгән 79 команда арасында мәйдан уртасына чыкты. 11 сентябрьдән ярышлар башланып китәчәк.

Теләче урта мәктәбе командасына уңышлар телик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев