Рөстәм Миңнеханов үзенең Instagramда Казан хосписы ролигын тәкъдим итте һәм аңа ничек ярдәм итәргә кирәклеген искәртте
«Бу авыр, әмма бу хакта белергә кирәк", – дип язган видео астына республика җитәкчесе.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендәге үз битендә Казан хосписы турында ролик урнаштырды.
Проект хосусый-дәүләт партнерлыгы буларак тормышка ашырыла. Димәк, аны тормышка ашыруда дәүләт, предприятиеләр, эшмәкәрләр һәм битараф булмаган кешеләр ярдәм итә.
Фондка теләсә нинди ярдәм мөһим. Акча да — хәзер икенче хоспис төзелә, мораль яктан да — «авыртусыз йорт» ка волонтерлар, клоуннар, артистлар килә.
Казан хосписында үлем диагнозы булган кешеләргә ярдәм итүнең иң мөһиме - кайгыртучанлык һәм кешелеклелек икәненә ышаналар. Шуңа күрә әлеге эшкә гадәти кешеләр ярдәм итүе бик мөһим.
Хосписка ничек ярдәм итәргә, социаль челтәрләрдә һәм аның сайтында белергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев