Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Сабырлык кирәк

«Авыл җирлеге системасында эшләү җиңелләрдән түгел, бу өлкәдә эшләүчеләргә Ходай сабырлык бирсен», - ди Дания Газизуллина.

Дания апа Газизуллина Баландыш авыл җирлегендә сәркатип булып эшли.

Аның хәтерендә Баландыш авыл җирлегенә бүген генә килеп, эшкә урнашкан кебек. Саба районы Елыш авылында туып үскән кыз Урта Мишә авылы егете Әнвәр абыйга тормышка чыга. Ул 1983 елдан “Баландыш” совхозында секретарь булып эшли. 1995 елда Баландыш авыл җирлеге сәркәтибе вазыйфасын башкара башлый. Халык белән эшләүдә тәҗрибәсе булган Дания апа биредәге коллективта да бик тиз үз кеше булып китә. Көннәр артыннан айлар, еллар узган. Аның биредә эшли башлаганына да 26 ел.

Авыл җирлеге бинасыннан кешенең өзелеп торганы юк. Һәр сорауны сабыр гына тыңлап, төпле киңәшләрен бирүче сәркатипнең төп тормыш әйтеме дә - сабыр төбе-сары алтын. «Авыл җирлеге системасында эшләү җиңелләрдән түгел, бу өлкәдә эшләүчеләргә Ходай сабырлык бирсен», - диде хезмәт дәверендә бик күп дәүләт бүләкләренә ия булган ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев