Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

«Шәхси зат» операциясе

Районда эшләүче дәүләт техник күзәтчелек органы эшчәнлегенең төп юнәлеше булып, әлеге җирлектә булган трактор, үзйөрешле машиналар һәм аларга тагылма прицепларны куллану вакытында кешеләр сәламәтлегенә һәм аларның милкенә зыян китермәү тора.

Моның өчен бу төр техникаларның төзек хәлдә булуы мөһим. Шунлыктан алар өчен елга бер мәртәбә техник карау чарасы уздырыла. Хәзерге вакытка техникалар буенча еллык графикта каралган көннәрдә, урыннарда тиешле тәртиптә техник карау чаралары уздыру башкарылып бетеп килә. Нәтиҗәдә әлеге техникалар барлык мөмкинлектә эксплуатацияләнүгә хокук алдылар. Хәзер инде алдагы чорда аларны тиешле тәртиптә эшләтү тора. Шунлыктан әлеге чорда хәвефхәтәрләрне булдырмау максатында агымдагы елның 6-25 сентябрь көннәре аралыгында Республика буенча «Шәхси зат» («Частник») профилактик операциясе игълан ителә. Бу чара техник күзәтчелек һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә башкарылачак.

Әлеге вакытта трактор һәм тагылма арбаларны кулланучыларның, аларга булган регистрация, йөрту хокукы документлары тикшереләчәк. Техник карау узганлык юнәлешенә аерым игътибар биреләчәк. Әгәр бу чарада катнашмау ачыкланса, әлеге төр хокук бозучыга катгый чара күреләчәк. Чөнки югарыда күрсәтеп үтелгәнчә, әлеге чара район буенча тәмамланып килә. Техник карауны узуда катнашмаган техника хужасына гаепне тикшерүчедән түгел, ә үзеннән эзләргә кала.

Хәмит Нәзиров, ТР Теләче районы буенча үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек бүлеге җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев