Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

"Штрафстоянкаларда кыйбатлы чит ил машиналары гына": Татарстанда кем салым түләми

Татарстанлылардан кем салым түләүдән баш тарта, быел түләмәүчеләрдән күпме машиналар конфискацияләнде һәм пандемия салым җыюга ничек йогынты ясады, бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Олеся Кузьмина сөйли.

- Пандемия вакытында Татарстанда яшәүчеләрдән салымнар буенча бурычлар күләме ничек үзгәрде,үсеш бармы?

- Юк, киресенчә, татарстанлыларның хокук аңы елдан-ел арта бара, ә түләнмәгән салымнар күләме кими. Пандемиянең йогынтысы турында сөйләсәк, татарстанлылар «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» электрон сервисыннан күбрәк файдалана башлады. Кулланучылар саны 16% ка арткан.

– Гражданнарның кайсы категорияләре арасында бурычлылар күп?

- Ничек кенә сәер тоелмасын, бурычлыларның күпчелеге – 25 яшьтән алып 65 яшькә кадәрге эшкә сәләтле кешеләр, һәм күпчелек өлеше – транспорт чаралары хуҗалары. Шуңа күрә без суд приставлары хезмәте белән берлектә намуссыз автомобильчеләрне тоткарлау буенча рейдларга даими чыгабыз. Хәзер кешеләр дачаларга, шәһәргә, пляжларга бара, шуңа күрә юлда бурычлыларны тоту кыен түгел.

2021 ел башыннан бирле Татарстан юлларында 144 бурычлы автомобиль ачыкланган һәм тоткарланган, аларның бурычы 4 млн сумнан артып китә. Бүгенге көндә бурычның 72% ы түләнгән. Штрафстоянкаларда, нигездә, кыйммәтле чит ил машиналары гына. Хәзер анда урнашкан 16 машина, алар арасында Porsche, Infiniti, Volvo, Lexus. 16 автомобильнең өчесе генә үз илебездә җитештерелгән.

– Бурычлылар белән эш ничек корыла, аларга нинди нәтиҗәләр яный?

- Башта без бурычны түләү буенча таләпләр җибәрәбез. Әгәр дә түләү кермәгән икән, судка мөрәҗәгать итәбез. Шул ук вакытта түләнмәгән салымның һәр көне өчен пени – Россия Үзәк банкы ставкасының 1/300 сумы исәпләнә. Әгәр суд түләмәү фактын расласа, бурычлы кешене милеккә арест салу, чит илгә чыгуны тыю, милекне яңадан теркәүне тыю, ә кайбер очракларда банкротлык көтә.

- Әгәр гражданин салым түләү белән килешмәсә?

- Әгәр дә кеше түләмәү салым исәпләү белән килешми икән, салым органына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Түләү срогы җиткәнче бу эшне бетерсәң җайлырак. Салым түләүче һәрвакыт салым органы белән бергә бюджет белән исәп-хисап буенча чагыштыру үткәрү өчен мөрәҗәгать итә ала. Салым органнары һәрвакыт конструктив диалогка һәм мәсьәләләрне судка кадәр тәртиптә хәл итүгә ачык. Милек объектлары буенча салымның фаразланган суммасы 100 сумнан артык булса, гражданнарның бу хакта салым инспекциясенә хәбәр итү бурычы бар. Күрсәтелгән хәбәрне салым органына тапшырмаган өчен аны административ җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр.

– Балигъ булмаганнар үз статуслары буенча салым түләргә тиеш түгел дигән фикер бар. Бу дөресме, әллә миф?

– Салым түләү бурычы яшькә бәйле түгел. Бу очракта салымнарны балигъ булмаганнарның законлы вәкиле түләргә тиеш. Ягъни әти яки әнисе, уллыкка алучы яки опекун.

- Салым түләүчеләр өчен нинди ташламалар бар? Кем өчен салым суммасы шактый түбән булачак?

- Гражданнарның аерым категорияләренә федераль, региональ һәм җирле әһәмияттәге ташламалар каралган. Ташламалар турында барлык мәгълүмат Федераль салым хезмәте nalog.gov.ru сайтында урнаштырылган:  "Электрон хезмәтләр" бүлегендәге "Милек салымнары буенча ставкалар һәм ташламалар турында мәгълүмат".

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев