Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Соң мәртәбә, соңгы кабат…

Районыбыз кырларында бөртекле культураларны урып-җыю эшләре тәмам.

17 август көнне муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә, урып-җыю эшләренең барышы белән танышты.

Бу көнне алар кулыннан игеннәрне сугуда эшләгән комбайнчылар - Фәнис Миннебаев (“Игенче” ширкәтеннән), Мәүлетҗан Хәбибуллин, Ильяс Җәләлетдинов, Фоат Дәүләтшин, Данил Шигаев (“Август-Теләче” ширкәтеннән ), Владимир Мазарченков (“Агролак” ширкәтеннән), игеннәрне теземнәргә салуда эшләгән комбайнчылар - Әмир Әскаров (“Таң” ширкәтеннән), Айрат Сабиров («Алан» ширкәтеннән), Рөстәм Габдуллин (“Агролак” ширкәтеннән) акчалата премия сертификатлары кабул итеп алдылар. Ә соңгы биш көндә игеннәрне суктыруда югары нәтиҗәләргә ирешеп эшләгән комбайнчы Мәүлетҗан Хәбибуллин (“Август - Теләче”) район авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсе тарафыннан 16 август көнне чыгарылган дүртенче номерлы протокол нигезендә Теләче муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатына ия булды.

Акчалата премия сертификатлары комбайнчыларыбызга быел, мәгълүм җырдагыча, соң мәртәбә, соңгы кабат тапшырылды дисәң дә була. Чөнки кукуруз һәм көнбагыш кебек техник культураларны исәпләмәгәндә, районыбыз кырларында бөртекле культураларны урып-җыю эшләре тәмам. Шунысы игътибарга лаек, быел да, алдагы еллардагы шикелле, республикабызның аграр министрлыгы тарафыннан кырларда югары нәтиҗәләргә ирешеп эшләгән комбайнчыларга кызыксындыру чаралары күреләчәк, премияләр билгеләнәчәк.

Районыбыз комбайнчыларының да байтагының әлеге премиягә лаек булу мөмкинлеге зур. Моннан тыш, районыбыз җитәкчеләре җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтенең 504 баш сыерга исәпләнгән саву залы, җаваплылыгы чикләнгән “Август-Теләче” ширкәтенең ашлык киптерү һәм чистарту заводы төзелеше барышы, җаваплылыклары чикләнгән “Алан”, “Август-Теләче” ширкәтләренең кукуруз басуларының торышы белән дә таныштылар. Җаваплылыгы чикләнгән “Август-Теләче” ширкәте кырларында йөргәндә һәм төзелеп килүче объектлары белән танышканда күңелдә канәгатьләнү хисе туды. Беренчедән, әлеге ширкәт кырларыннан, ел үтә дә коры килүгә карамастан, чагыштырмача мул иген уңышы җыеп алынды, икенчедән, ширкәтнең техника паркы яңа, заманча, куәтле техника белән яңартылды. Әлеге ширкәтнең киләчәгенә район җитәкчелеге тарафыннан зур өмет баглана. Ширкәтнең кукуруз басулары да, башка хуҗалыкларныкына караганда, силос салу һәм бөртеккә суктыру өчен мул уңыш вәгъдә итүе белән аерылып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев