Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

СПБЧ, «Би-2», авиашоу һәм салют: Иннополис туган көнен бәйрәм итә

Иннополисның туган көнендә зур концерт булачак: СБПЧ һәм «Би-2» төркемнәре, «Русские Витязи»дан авиашоу һәм салют атачак.

Бүген, 9 июньдә, Россиянең иң яшь шәһәренә алты ел тула. Кунаклар өчен бик бай шоу-программа, балалар активлыгы, төрле стритфуд, гаять зур өстәл уеннары, фотозона оештырылган.

Бәйрәмне Казанның танылган шоуменнары Михаил Ванюшин һәм Алмаз Брюлик алып барачаклар.

«Безнең шәһәрдә гадәти булмаган әйберләр күп: пилотсыз такси, робот-илтеп җиткерүчеләр һәм акыллы йортлар. Шәһәр көнен без быел да гадәти булмаган итеп билгеләп үтәргә булдык. Шуңа күрә безнең төп сәхнәдә күп төрле артистлар булачак",-дип хәбәр итә шәһәрнең матбугат хезмәте.

Бәйрәм кичке бишкә планлаштырылган. 18.00 сәгатьтә җиде яңа Су-35 истребительләрендә «Русские Витязи» авиашоу башланачак. Аннан соң сәхнәгә акапель хор, AYGYUL, СБПЧ һәм «Би-2» чыгачак. Бәйрәм 22.30 да зур салют белән тәмамланачак. Керү ирекле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев