Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Табиб: Кешеләр еш кына күп авыруларны үзләре дә сизми

Диагностика вакытында кешеләрнең күбесендә организм өчен җитди куркыныч тудырмый торган авырулар табалар.

Медицина тикшеренүе вакытында кеше моңа кадәр беленмәгән авырулар табылуына әзер булырга тиеш, дип сөйләде табиб һәм телевидение тапшырулары алып баручы Александр Мясников. Бу хакта «Российская газета» яза.

Табиб сүзләренчә, диагностика вакытында еш кына кешеләрнең күбесендә организм өчен җитди куркыныч тудырмый торган авырулар табалар, шуннан соң өстәмә тикшеренүләргә җибәрәләр. 

«Бу тоткасыз чемодан кебек — алып бару җайсыз, ә ташлап китү кызганыч! Һәм шулай итеп өстәмә (акланмаган) тикшеренүләр үтеп йөрисең», — дип язган табиб Telegram-каналда.

Мясниковның мондый чирләр арасында үт куыгы, бөердәге ташлар, киста һәм бавыр гемангиомалары да барлыгын әйтә. Моннан тыш, һәр өченче кешедә, аркасы авыртмаса да, умыртка дисклары арасында бүсер бар, дип дәвам итте табиб. «Сәламәт кеше авыруларының» башкалары — бөер кистасы яки сөт бизе, аденома, шулай ук калкансыман биз төеннәре һәм башкалар бар.  

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев