Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Табиблар коронавирусның симптомнары үзгәрү турында кисәтә

Элек коронавирус симптомнары дип ютәл, температура күтәрелү саналса, хәзер яңа симптомнар өстәлгән.

Коронавирус белән авыручыларда яңа симптомнар күзәтелә башлаган. Бу турыда Лондонның Патшалык колледжы галим-табиблары кисәтә.

Галимнәр коронавирусның яңа штаммнары симптомнарга үзгәрешләр керткәнен ачыклаган. Хәзер коронавирус белән авыручыларда баш авырту, томау һәм тамак авырту күзәтелә.

Патшалык колледжы профессоры Тим Спектор сүзләренчә, ковид хәзер салкын тию симптомнарына охшаш. Бигрәк тә авыруны җиңел уздыручы яшьләр чирне нәкъ шулай кичерә, ди ул.

Коронавирус симптомнары арасында беренче урынны баш авырту алып тора. Икенче урында — тамак авырту, аннары томау һәм температура күтәрелү. Ютәл булмаска да мөмкин. Ә ис һәм тәм тоймау кебек симптом хәзер сирәгрәк күзәтелә башлаган.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев