Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

«Татар моңы» Халыкара конкурсы узды: Теләче районы исемен кемнәр яклаган?

Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсында катнашучыларны тыңлаулар башланды. Конкурсның икенче һәм өченче турлары 2021 елның 21-23 маенда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының Концертлар залында узды.

Бәйге хөкемдарлары икенче турда 150гә якын конкурсантны тыңлады. Бәйге ике номинациядә узды: «солист-вокалист» (академик вокал, эстрада вокалы, халык җыры (ир-егет һәм хатын-кыз тавышлары); «солист-инструменталист».

«Татар моңы» конкурсы 2008 елда гамәлгә куелды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Карары белән 2019 елда конкурска Илһам Шакиров исеме бирелде.

Конкурсның максаты-татар халык җырларын һәм татар композиторларының әсәрләрен пропагандалау, яшьләрне милли мәдәни хәзинәләргә җәлеп итү, талантлы яшь башкаручыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, аларның иҗади потенциалын үстерү.

Жюри рәисе -  Россиянең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты, профессор, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Салават Фәтхетдинов.

Теләче районы исемен әлеге конкурста Диләрә Исмәгыйлева (эстрадный вокал, җитәкчесе Гөлмирә Бабаева), Гөлинә Имамиева (народный вокал, җитәкчесе Әлфия Поташова), Фәндүс Гыйлметдинов (народный вокал, җитәкчесе Әлфия Поташова), Илфар Каюмов (инструменталь жанр) яклады. II турда Гөлинә Имамиева һәм Фәндүс Гыйлметдиновка баян партиясен Рафис Минһаҗев уйнады.

Нәтиҗәдә Диләрә Исмәгыйлева, Гөлинә Имамиева, Илфар Каюмов - II турда катнашып дипломант исеменә лаек булдылар.

Югары Кибәхуҗа авылыннан Фәндүс Гыйлметдинов III дәрәҗәдәге дипломга лаек булып лауреант исемен алды (җитәкчесе Әлфия Поташова).  Бу безнең районыбыз өчен бик зур дәрәҗә! Фәндүсне чын күңелебездән котлыйбыз һәм алдагы елларда да югары дәрәҗәләргә лаек булырга насыйп булсын дигән теләктә калабыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев