Татарстанда Россиянең иң яхшы зоотехник-селекционерын сайлаячаклар
Татарстанда 7 июньнән 11 июньгә кадәр зоотехниклар-сөт һәм ит терлекчелеге селекционерларының Бөтенроссия конкурсы узачак.
Республикага төбәк этапларында җиңүчеләр – илнең 63 регионыннан вәкилләр киләчәк. Конкурс икенче тапкыр үткәрелә. Беренчесе Түбән Новгород өлкәсендә узды, икенчесен Татарстан территориясендә үткәрергә карар кылынды.
Конкурс зоотехник-селекционерларның һөнәри осталыгын арттыруга юнәлдерелгән, бу авыл хуҗалыгы тармагы өчен бик мөһим. Малларның генетикасына гына түгел, аларның эшенә ит һәм сөтнең ни дәрәҗәдә тәмле булуы да бәйле.
Татарстан Республикасыннан Ләйсән Хәмитова (ООО СХП «Северный», Арча районы); Регина Андреева (СХПК «им.Вахитова», Кукмара районы); Владимир Павлов (ООО «А/Ф Рассвет», Кукмара районы); Любовь Ибәтуллина (ООО «ОРСИС АГРО», Түбән Кама районы); Илнур Фатыйхов (ООО АПК «Продовольственная программа», Мамадыш районы), Альберт Баймәтов (ООО «А/Ф Мартен», Саба районы); Юлия Можарова (ООО «Логос», Балык Бистәсе районы) катнашалар.
Конкурста катнашучыларга теоретик һәм практик белемнәрен күрсәтергә туры киләчәк. Әйтик, сыерларның йөзбалл шкаласы буенча экстерьерын бәяләү, ягъни хайванның тән торышын һәм аның аерым өлешләрен бәяләү. Зоотехниклар шулай ук сыерларның токымын һәм генеалогиясен билгеләргә тиеш булачак.
«2021 ел Зоотехник-селекционеры» номинациясендә җиңүче Дмитрий Андреевич Кисловский исемендәге Күчмә Кубокка ия булачак. «Эшкә мәхәббәт белән» номинациясе призы төбәк делегациясенә иҗади эшчәнлекне күрсәткән өчен тапшырылачак.
Ярышлар 2021 елның 7-11 июнендә Биектау авылында, Иске Казан 2а урамында узачак.
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ ҺӘМ АЗЫК-ТӨЛЕК МИНИСТРЛЫГЫ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев