Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Татарстанда янгыннарда һәлак булучылар саны 71% ка арткан

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанның 31 районында янгыннар саны артуын билгеләп үтә. Теләче районында иң зур үсеш теркәлгән.

Татарстанда 4 майга 2 053 янгын очрагы теркәлгән - бу узган ел белән чагыштырганда 18% ка күбрәк. 2020 елда бу вакыт эчендә 1 595 янгын чыккан.
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанның 31 районында янгыннар саны артуын билгеләп үтә. Теләче районында иң зур үсеш теркәлгән — 600% ка, Әлки районында — 333% ка, Мамадыш районында — 266% ка, Мөслим, Яңа Чишмә һәм Чирмешән районында — 200% ка.
Быел утта 77 кеше үлгән, бу узган ел күрсәткеченнән 71% ка күбрәк (2020 елның 4 маена 45 кеше).

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз - янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәгез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев