Татарстанга төньяктан көчле антициклон килә
Главные новости

Татарстанга төньяктан көчле антициклон килә

Алдагы көннәрдә республикада һава торышына төньяктан килүче антициклон тәэсир итәчәк.

Татарстанда җылы һәм кояшлы һава торышы атна ахырына кадәр дәвам итәчәк. Әмма төнлә температура 0 градустан түбән булачак. Бу хакта Республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе антициклонның үзәк өлеше йогынтысында республикада коры һава торышы була. Төнлә һава температурасы +1..-4 градус, ә көндез +8..+14 градус тәшкил итә.

 


Нет комментариев