Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Теләчелеләр «Җиңү диктанты» тарихи акциясенә кушылды

Акциядә 100дән артык кеше үз белемен сынап карады.

29 апрель көнне Бөтенроссия күләмендә Бөек Ватан сугышы темасына багышланган «Җиңү диктанты» тарихи акциясе узды. Аңа Теләче районы да кушылып, Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбендә югары сыйныф укучылары һәм укытучылар үзләренең белемнәрен сынап карады.

Киң җәмәгатьчелекне Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә җәлеп итү, тарихи грамоталылыкны күтәрү, яшь буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан оештырылучы әлеге акция Россиядә өченче ел уздырыла. Аеруча чыгарылыш сыйныф укучылары аңа теләп кушылды. Бу диктантта яхшы нәтиҗәләр күрсәтсәләр, югары уку йортларына кергәндә тарих фәненнән аларның бердәм дәүләт имтиханнарына баллар өстәләчәк.

Акциядә катнашучылар тест формасында Бөек Ватан сугышы темасына кагылышлы 25 биремне чиште. Шул рәвешле Бөек Ватан сугышы елларындагы хәлләрне тагын бер тапкыр исләренә төшерделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев