Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

ТР акушер-гинекологлары йөкле хатын-кызның әйләнәсенә Covidтан прививка ясарга киңәш итә

Татарстанда хәзер расланган коронавируслы 22 йөкле хатын-кыз исәпләнә.

Йөкле хатын-кызны Covid-19 коронавирусы йоктырудан саклау өчен, аның гаиләсенә һәм якын тирәгә вакцинация ясарга кирәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш акушер-гинекологы, 7нче Казан хастаханәсенең акушерлык һәм гинекология буенча баш табиб урынбасары Татьяна Шиһабетдинова хәбәр итте.

"Хатын-кыз өйдә утырса да, беркая да чыкмаса да, барыбер вирус күчерүчеләр гаилә әгъзалары булачак. Мин ата-ана булырга әзерләнүче республика халкын прививка ясарга чакырам", - дип ассызыклады спикер.


Йөкле һәм  имезүче хатын-кызларга  "Спутник V" прививкасын ясарга ярамый.

Республика медиклары  йөклеләрдә коронавирусның бик авыр формаларына юлыктылар. Аларның сүзләренә караганда, йөкле хатын-кызлар өчен вирус куркынычрак. Шуңа күрә вирусны йоктырмау  аның белән көрәшүгә караганда яхшырак.

«Йөклелек планлаштырган хатын-кызлар, һичшиксез, прививка ясатырга тиеш.  Бүген без шуны әйтә алабыз: йөклелек җиткәнчегә өч ай кала прививка прегравидар әзерлек программасына керә», — дип сөйләде КДМУның акушерлык һәм гинекология профессоры, медицина фәннәре докторы Рушанья Габидуллина.

ТР баш акушер-гинекологы мәгълүматларына караганда, Татарстанда ОРВИ белән — 275, ә коронавирус белән - 22 авырлы хатын-кыз күзәтелә. Тугыз хатын-кыз хастаханәгә урнаштырылды.

Чыганак Татар-Информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев