ТР Мәдәният министрлыгы грантын алу өчен балалар IT-хакатоны игълан ителде
ТР Мәдәният министрлыгы грантын алу өчен яшьләргә дәүләт ярдәме күрсәтү максаты белән «IT-хакатон — CULTURE OUTSIDE BORDERS» республика конкурсы игълан ителде.
«Хакатон балаларның мәгълүмати технологияләр өлкәсендә кызыксынуларын стимуллаштыру, балаларда заманча цифрлы җитештерү күнекмәләрен үстерү, мобиль һәм веб-кушымталар эшләү күнекмәләрен үстерү, укучылар тарафыннан IT-технология юнәлеше буенча проект эшчәнлегендә иҗади потенциалны һәм белемнәрне гамәлгә ашыру өчен өстәмә һөнәри компетенцияләр алу максатыннан оештырыла», - диелә ТР Мәдәният министрлыгы хәбәрендә.
Хакатонда 3-5 кешедән торган командалар катнаша ала. Анда катнашу өчен 13-17 яшьлек Россия гражданнары һәм чит ил гражданнары чакырыла.
Конкурс турында нигезләмә сылтама буенча.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев