ТР Яшьләр министрлыгы каршындагы ата-аналар комитеты составына гариза бирү кампаниясе башланды
15 майга кадәр Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы каршындагы ата-аналар комитеты составына гариза бирү кампаниясе дәвам итә.
14 яшьтән 18 яшькә кадәрге баласы булган һәм билгеле бер өлкәдә эксперт булып торучы һәр инициативалы ата-ана ата-аналар комитеты составына керә ала.
Моның өчен гугл-форма тутырырга кирәк: https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSdrgNl3AyKFCwd5pA7g3Adgu_HFh0iqs8Tocmkjz8iCPEok-A/viewform
Ата-аналар комитетының максаты - Татарстан Республикасында яшүсмерләр белән хезмәттәшлек итү эшен алып бару белән бәйле тикшеренү, фәнни, проект, мәгълүмат һәм башка төр эшчәнлекләрдә эксперт ярдәме күрсәтү.
Ел саен үткәрелә торган планлы очрашуларда яшүсмерләргә кагылышлы актуаль темалар күтәреләчәк, шулай ук тиешле мәсьәләләрне хәл итү турында фикер алышачаклар. Елга 2-3 утырыш үткәрү күздә тотыла.
Ата-аналар комитеты составына рәис, рәис урынбасары, җаваплы сәркатип һәм эксперт-әгъзалар керәчәк.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елга Министрлык үзе өчен төп өстенлек – яшүсмерләр дип билгеләде. MinMolteens концепциясе эшләнгән, анда Министрлыкның яшүсмерләр белән эшләү принциплары һәм теләсә кайсы проектка, белгечкә һәм инфраструктурага үтәли таләпләр җентекләп тасвирланган.
ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев