Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Туган авылым ямьле челтер җырлы, чишмәләре-күлләре белән...

Баландыш авылы районыбызда иң күп чишмәле авыл буларак исәпләнә.

Әйе,безнең бабайлар бик акыллы булганнар шул. Авылыбыз  елга-күлләргә, чишмәләргә бай урынга урнашкан.

Ул районыбызда иң күп чишмәле авыл буларак исәпләнә. Әнә аларны саный китсәң: Котдус, Хабибулла, Шәйди, Гата, Хабибрахман, Гөлчирә,  Данияс-Ильяс чишмәләре. Аларның  исемнәре  безнең борынгы    тарихыбызны, данлы үткәнебезне көзгедәге кебек чагылдыралар. Бер атама дә юкка гына бирелмәгән, аларның нигезендә берәр сәбәп ята.  Әйе, һәр чишмәнең  үз тарихы, үз моңы, үз агымы, үз юлы бар.

Котдус чишмәсе

 Котдус чишмәсенең килеп чыгуы Котдус бабай исеме белән бәйле. Тау астында Котдус бабайның бик зур агач бакчасы булган. Ул бакчада бик күп төрле җимеш агачлары үскән. Таудан төшә торган юлдан җигүле ат төшкән чакта сулы чокырга төшә һәм аягын сындыра. Шуннан монда чишмә барлыгын белгәннәр. Аның суы бик көчле чыккан. Котдус бабай чишмәгә улак куя һәм аны һәр елны әйбәтләп карап, тазарта торган була.  Хәзерге вакытта чишмәне авылдашыбыз Габдулла абый Загидуллин карап,чистартып тора.Чишмә бүген дә Котдус бабай исемен йөртә. 

Шәйди чишмәсе

 Кәримуллин Шәйдулла бабай суның  кайнап утырганын күргән һәм аны чистартып, киңәйтеп аңа башта агачтан эшләнгән тәпән куйган. Суны шуннан ала торган булганнар. Соңыннан тимердән улак куеп зур итеп кыршаулап алганнар. Бу чишмәне элек Шәйдулла бабай караганлыктан, чишмәнең исеме дә “Шәйди чишмәсе”дип йөртелә. 

Хабибулла чишмәсе

Хәбибулла бабайларнын өйләре тау астына урнашкан. Шул тау итәге буйлап бик куп чишмәләр кайнап чыга. Ул чишмәләрне Хәбибулла бабай карап, чистартып тора, улаклар куя. Чишмәләре  бүген дә анын исемен йөртә.

Хәбибрахман чишмәсе

Хәбибрахман чишмәсе тау итәгеннән бәреп чыга. Монда табигать искиткеч матур. Әлеге чишмәнең суы шундый тәмле һәм сихәтле. Аны карап, чистартып торучысы хөрмәтенә Хәбибрахман чишмәсе дип атаганнар. 2019 нчы елда Хабибрахман абыйның балалары һәм оныклары көче белән чишмә яңартылды .

Гөлчирә чишмәсе

Авылыбызның йөзен, яшәешен даими кайгыртып  торучы  егетләребез Самат һәм Рөстәм Мөхәммәтшиннарга авыл халкы бик рәхмәтле.Аларның тырышлыгы белән авылыбыз уртасында матур "Гөлчирә" чишмәсе  пәйдә булды.   Узенә яңа гомер  биргән  игелекле авылдашларыбызга  рәхмәтен әйтеп, ул бик күп еллар Баландыш халкын саф суы белән сыйлап, җырлый-җырлый агар әле.

Данияс-Ильяс чишмәсе

Кизләү, чишмәләрне чис­тарту изге бурыч икәнне авылның олысы-кечесе аң­лый.Борынгы чишмәне төзекләндерүгә дә авылдашларыбыз Данияс Гайнетдинов һәм Ильяс Мөбәрәкшин алынды. Алар чишмә биләмәсен корыган агачлардан, чүп-чардан чистартып, елганың каршы ягында саркыган чишмәне казып, озын торбалар аша ярның бу ягына чыгарып, халыкка уңайлы чишмә ясадылар.

Баландыш авылы китапханәчесе Назипова Миләүшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев