Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Умартачылар очрашты

30 март көнне Шәтке авыл мәдәният йортында районыбыз умартачылары өчен семинар-уку үткәрелде.

Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов катнашында узган киңәшмәдә сүз районда умартачылык тармагының бүгенге торышы турында барды. Әлеге уңайдан семинар-укуда  Татарстан Республикасы Аквакультура һәм умартачылык  идарәсенең  райондагы белгече Нияз Сабирҗанов, җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте баш агрономы Искәндәр Шакиров, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гарипов чыгыш ясады. 

Семинарда йомгаклау сүзе белән муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов чыкты. Азактан ул уңышлы эшләп килүче бертөркем умартачыларга Теләче муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хатлары  тапшырды. 

Фәнил Гаязов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев