Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Вакытында эшләүгә нәрсә комачау итә?

13 октябрь көнне район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин авыл җирлекләрендә булды.

Бу көнне җитәкчеләр республика һәм федераль программа кысаларында төзелүче объектларда булып, төзелеш эшенә алынган бригада эшчеләре белән сөйләште, авыл җирлекләре башлыклары белән аралашты. Быел Теләче районы республика һәм федераль программа буенча 21 объектта эш башлады. Барлыгы 35 миллион сумнан артык эш башкарылырга тиеш. Федераль программа кысаларында Тиләҗе авылында хоккей мәйданчыгы эшләнгән. Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы Раил Мараков әйтүенчә, шушы көннәрдә авыл яшьләре белән җыелып хоккей биләмәсен җыештырырга планлаштыралар. Җитәкчеләр тарафыннан җирлек башлыгына вакытында эшләрне тәмамлап, документларны тәртипкә китерү бурычы куелды.

Баландышлылар федераль программага парк каршында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәм исән кайтканнар истәлегенә һәйкәл төзергә дип планлаштырган булганнар. Әле биредә эшлисе эшләрнең исәбе хисабы юк.

Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев