Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Яңарышлар күңелгә рәхәтлек бирә

Быел җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан” ширкәтендә хуҗалык хисабына 33х60 размерлы өр-яңа ашлык склады төзелде. Узган ел биредә өч объект: 60 х12 размерлы бер ашлык склады, 200 башка исәпләнгән ике терлек торагы төзекләндерелгән иде.

Дөрес, соңгыларына кибәхуҗалылар республика программасы ярдәмендә иреште. Исегезгә төшерәбез, төзекләндерүгә киткән чыгымнарның 30%ын дәүләт үз өстенә ала иде. Төзекләндерү эшләренең дәүләт тарафыннан субсидияләнүе авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен бермәбер отышлы булды. 2019 елда җаваплылыгы чикләнгән “Теләче - Агро” ширкәтеннән аерылып чыгып, мөстәкыйль тормыш белән яши башлаган “Чулпан” ширкәте дәүләт программасында актив катнашты.

Яңа ашлык складын төзү эшенә быел да Арча районының Мөндеш авылыннан булган бертуганнар Динар һәм Ирек Төхфәтуллиннар җитәкчелегендәге җаваплылыгы чикләнгән “Строй-сервис” ширкәте төзүчеләре алынган. Җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан” ширкәте җитәкчесе Рүзәл Мәрдәнов әйтүенчә, иң беренче чиратта, алгы планда сыйфат мәсьәләсе куелган. Бертуганнар Динар һәм Ирек Төхфәтуллиннар тарафыннан төзү һәм төзекләндерү эшләре технологиясенә зур игътибар бирелә ди. Узган ел ике терлек торагын әлеге ширкәт төзүчеләре сафка бастырса, ашлык складын исә Марий Эл Республикасыннан килгән ремонтчылар төзекләндергән иде. Быел төзелгән яңа склад күпсанлы металл конструкцияләрдән һәм профнастил калайдан гыйбарәт. Идәненә асфальт кына түшисе калган. Анысын ширкәт җитәкчесе Рүзәл Мәрдәнов яңа ел ашлыгына кадәр җәеләчәк дип ышандырды. Без авыл кешеләре, эштән курыкмыйбыз. Иртән торабыз, соң ятабыз. Без шуңа күнеккән, авыл тормышының бер авырлыгын да күрмибез, - ди кибәхуҗалылар. Әлегедәй яңарышлар аларның күңелләрендә киләчәк көннәргә өмет-ышаныч уятсын, яңа рух өстәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев