Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Якынаюга һәм бердәмлеккә бер адым

Бүген Чик сакчылары көне. Шушы уңайдан Теләче авылында туган илебез чикләрен саклаган барлык буын чик сакчылары батырлыгын мәңгеләштергән сугышчыларга багышлап төзелгән обелискны ачу тантанасы булып үтте.

Исегезгә төшерәбез, әлеге монумент Теләче авылының көньягында, Казанга китү, кайту ягында урнашкан. 

Районның оешма-предприятие җитәкчеләре, барлык чик сакчылары, хәрби хезмәт ветераннары һәм Теләче авылы халкы чакырулы булган тантанада муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы хәрби хәрәкәтләр  ветераннары һәм запастагы чик сакчылары берләшмәсе рәисе Альберт Сөләймәнов, “Сугышчан туганлык”  Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының  Татарстан төбәге, Саба җирле бүлекчәсе рәисе Айрат Садыйков катнашты һәм чыгыш ясады. Үзенең чыгышында муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов:

  • Хөрмәтле райондашлар, мөхтәрәм чик сакчылары! Сез бүген зур горурлык белән Совет, Россия Армиясе чик сакчысы исемен йөртәсез һәм районыбызда алар истәлегенә һәйкәл төзү сезнең башлангычыгыз булды. Сезнең бердәмлеккә, татулыкка сокланмый мөмкин түгел. Сез чик буенда чыныгып, туган җиребезгә әйләнеп кайтып, район, республика файдасына хезмәт итәсез. Бу һәйкәлне ачу якынаюга һәм бердәмлеккә тагын бер адым булачак. Илебез тарихына үзләренең сугышчан батырлыклары, хәрби хезмәткә мөнәсәбәте белән үз өлешләрен керткән чик буе хезмәте ветераннары бергә җыелып, үзләренең сугышчан иптәшләрен искә алачаклар, - дип ассызыклап узды.

Аннары ул туган илебез чикләрен саклаган якташларыбыз истәлеген мәңгеләштерү юнәлешендә башкарган хезмәтләре, яшьләребезгә патриотик тәрбия бирүдә керткән зур өлешләре өчен шәхси эшмәкәр Рамил Биктимеровка, район эчке эшләр бүлегенең участок вәкәләтлеләре җитәкчесе, полиция майоры Илнар Зиннәтуллин Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Татарстан Республикасы хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм запастагы чик сакчылары берләшәмәсе рәисе Альберт Сөләйманов та чарага буш кул белән килмәгән. Башта ул берләшмәнең Теләче бүлеге җитәкчесе итеп Рөстәм Нуруллинны билгеләп аңа берләшмәнең таныклыгы белән байрагын тапшырса, соңыннан, обелискны төзү эшендә активлык күрсәткәннәре өчен бер төркем чик сакчыларына Рәхмәт хатлары өләште.

Тантананы Дмитрий Семенов белән  Фәндүс Гыйльметдиновларның  хәрби темага багышланган җырлары бизәде. Берничә ел элек кенә үзе дә армиядә хезмәт итеп кайткан, “Солдатлар” җырын башкарган  Фәндүс Гыйльметдинов күптән түгел генә узган Илһам Шакиров исемендәге “Татар моңы” Халыкара телевизион конкурста өченче дәрәҗә дипломант исемен яулады. Чараны героик аһәңнәргә күмеп, район мәдәният йорты методисты Зөлфия Ибраһимова белән Күкчә авылы клубы мөдире Рәйхана Антонова алып барды. 

2017 елның 28 маенда Илнар Зиннәтуллин башлангычы обелиск булачак урында чик баганасы утыртылган иде. Районыбызның барлык чик сакчылары көче белән төзелгән обелиск тирәсен бүген чик буе атрибутлары - тимерчыбыклы койма, сукаланган җир һәм эт оясы бизи. Әлеге монумент ярдәмендә тарихның бер өлешен, халкыбызның бөеклеген - якташларыбызның истәлеген саклап һәм киләчәк буыннарга тапшыра алачагыбызга ышанычыбыз зур. Чик сакчыларын батырлык, югары һөнәри осталык белән эш итү, югары мораль рух һәм Ватанга чиксез бирелгәнлек кебек сыйфатлар бизи. Кайчан гына һәм кайда гына булмасын, иң беренче һөҗүмне алар кабул итә. Бөек Ватан сугышы елларында кыюлык күрсәткән чик сакчыларының батырлыгы мәңге сакланачак.                                                                                                                                           

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев