Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Ял көннәренә һава торышы

Бу хакта Республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Татарстанда һава торышы аномаль эсселек күзәтелә торган кояш антициклоны йогынтысында формалаша. Ял көннәрендә һава шартларының характеры республикада сизелерлек үзгәрмәячәк. Бу хакта ТР гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә хәбәр итә.

Бүген, 20 августта һәм шимбә — 21 августта, Татарстанда төнлә 13-18, көнбатыш районнарда 23, көндез 33-39 градус эссе булачак. 

22 августта төнлә явым-төшемнәр көтелми. Көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар явачак. Җилнең тизлеге 15-20 метрга кадәр җитүе ихтимал. Төнлә — 13-18, көнбатыш районнарда — 23, көндез 33-38 градус эссе булачак.

Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча киләсе атна башында түбән атмосфера басымы йогынтысында тотрыксыз һава торышы булачак, урыны белән кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин.  Төнлә 15-20, көндез 25-30 градус җылы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев