Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Ял көннәрендә Татарстанда салкынайта һәм яңгыр көтелә

Якындагы кнөнәрдә һава торышы климатик нормага якын булачак.

Соңгы көннәрдә Татарстан башкаласында һава торышы Көньяк циклон йогынтысы белән билгеләнсә, хәзер безнең территориягә Атлантик циклон якыная. Ул салкыннар һәм явым-төшем алып килә.

КФУның Экология һәм табигатьне файдалану институтының атмосфера метеорологиясе, климатологиясе һәм экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев «Татар-информ» хәбәрчесенә шул хакта сөйләде.

«Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразларынча, якшәмбе безнең территория аша салкын фронт узачак, явым-төшем булырга мөмкин. Якындагы кнөнәрдә һава торышы климатик нормага якын булачак. Шимбә һәм якшәмбе уртача температура +8 градус чамасы булачак», — диде ул.

Әүхәдиев сүзләренчә, апрельдә Казанда 20,5 мм (норма — 30 мм) явым-төшем яуган. Ял көннәрендә фаразланган яңгыр нормага якынайтачак.

Шимбә һәм якшәмбе атмосфера басымы төшә, дип искәртте спикер. Басым тәүлегенә 8 гектопаскальдән артачак, метеобәйле кешеләр бу үзгәрешне сизәчәк.

Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразларынча, 24 апрельдә, көндез Казанда 13 градуска, ә 25 апрельдә 10 градуска кадәр җылытачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев