Ятимнәргә әни җылысы
20 март көнне Шәтке авылында яшәүче Фәрзинә Мирзагабдуллина да үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды.
Аңа район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк һәм Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикләү хатын тапшырдылар, җылы эчтәлекле тәбрикләү сүзләре юлладылар.
Гомер буе язмышның ачы сынауларын сабырлык белән үткәреп, матур гомер кичерә. Фәрзинә апаның бертуган апасы Сафия авырып вафат була. Аның дүрт баласын ятимнәр йортына алып китмәсеннәр дип, үз балаларын югалткан Фәрзинә апа аларны җылы кочагына сыендыра.
Тормыш иптәше белән алар биш баланы тигезлектә үстерәләр. Бүген улы Фәнил гаиләсендә бәхетле әни, әби булып гомер кичерә. 1 ел күмәк хуҗалыкта эшләп чыккан тыл ветераны, бүгенге мул тормышка куанып гомер итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев