Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Иткә, сөткә ихтыяҗ зур булды

Узган шимбәдән башлап, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Яшел Үзән районнарында авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздыра башлады.

 Мисал өчен, бүген, ягъни 20 март көнне, районыбыз җитештерүчеләре Казан шәһәренең Татарстан белән Кәрим Тинчурин урамнары кисешкән мәйданчыкта казанлыларга үзебезнең җирлектә җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен тәкъдим иттеләр.

Казанлылар ит, сөт продукциясен, ашлыкны, бәрәңге, кәбестә, кишер, чөгендер ише яшелчәләрне бик теләп алдылар.

Бу хакта тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов.

Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев