Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Юбилярны тәбрикләделәр

25 май көнне Кече Кибәхуҗа авылында яшәүче Халисә апа Арысланова үзенең туган көнен билгеләп узды.

Аны гомер бәйрәме белән балалары тәбрикләде. Шулай ук   хезмәт ветеранына  район җитәкчеләре тарафыннан җылы теләкләр әйтелеп, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Тәбрикләү хаты, истәлек бүләге һәм чәчәкләр тапшырылды.

 Халисә апа  Олы Кибәхуҗа авылында туып үсә. Өченче сыйныфта укыганда ук әнисенә ярдәм итә башлый.  Авылда сарык көтүен көтә.  Терлекчелек тармагында  эшли.  Тегү, бәйләү  эшен яраткан Халисә  апа  Олы Кибәхуҗа авылында тегү әртилендә, хуҗалык ашханәсендә  эшли.  Биш бала үстергән ана  балаларын үзе тегеп киендерә.

Эльмира Әхмәтҗанова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев