Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Үзебезне саклыйбыз

Вакцинация кампаниясе башланганнан бирле Теләче районында 3383 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан. Бу куелган планның 50,9 процентын тәшкил итә.

Бүген Олы Мәтәскә авыл җирлегенә кергән Югары Мәтәскә авылында 18 яшьтән югары булган вакцинация ясалырга тиеш булган гражданнарның 105 проценты вакцинация узган. Әлеге күрсәткеч Әбде авыл җирлегенең Тактамыш авылында 83. Айдар җирлегенә кергән Айдар авылында яшәүчеләр дә бу яктан үзләренең актив икәнлеген күрсәткән. Биредә әлеге күрсәткеч 69,5 процент. Теләче җирлегенең Ачы авылында 76, 7 процент, Иске Җөри авыл җирлегенең Җөри һәм Иске Җөри авылларында яшәүче 283 кешенең 194 вакцинация ясаткан. Бу 68,6 процент дигән сүз. Кече Кибәхуҗа җирлегенә кергән Кече Кибәхуҗа авылында исә куелган планның 68 проценты үтәлгән.

Иң түбән күрсәткеч Алан авыл җирлегенең Алан авылында30,5 процент, Югары Кибәхуҗа җирлегенең Югары Кибәхуҗа авылында- 34,5 процент, Олы Мишә авыл җирлегенең Олы Саурыш авылында - 36,2 процент, Айдар авыл җирлегенең Субаш авылында - 37,4 процент кына тәшкил итә. Район буенча 3383 кешенең бүгенгә 50,9 проценты ясаткан. Районда 60 яшьтән югары 3028 кешегә вакцинация үткәрелергә тиеш. Бүген шуның 750 сенә ясалган, бу 24,8 процент дигән сүз. Районның медицина хезмәткәрләре әйтүенчә, өлкән яшьтәгеләргә әлеге чиргә каршы прививка ясату аеруча зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев