Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Үзебезне саклыйк

Вакцинация кампаниясе башланганнан бирле Теләче районында 1563 кеше прививка ясаткан. Бүген район үзәк хастаханәсендә 447 вакцина дозасы бар.

Прививканы район хастаханәсе коллективы беренчеләрдән булып ясатты.

“Пациентларны  дәвалау өчен без үзебез сәламәт булырга тиеш. Антитәнчекләр тиешле күләмдә формалашкандыр  дип уйлыйм. Коллегаларымның,  пациентларның ничек авыруын күргәч, прививка ясату фикере туды. Үземне яхшы хис итәм, бернинди дә тискәре үзгәрешләр сизелмәде, икенче прививканы  ясатканга да байтак вакыт узды”,  - диде район үзәк хастаханәсенең гинекология бүлеге мөдире Наталья Романова. Билгеле булганча, беренче прививкадан соң 21 көн  узгач, аны кабат ясатырга кирәк.

“Россия экспертлары һәм үзебезнең эш тәҗрибәсе күрсәткәнчә “Спутник” препаратының нәтиҗәлелеге 95 проценттан артып китә. Вакцина ясатудан куркырга кирәк түгел,  COVID-19га каршы тәнчекләр эшләүне стимуллаштыра”, - ди хастаханәнең табиб-терпапевты  Ленар Әхмәтгалиев. 

Бүген вакцинаны үз авылыңда да ясатып була. Бер авылда берьюлы 10нан артыграк кеше прививка ясатырга теләк белдергәндә, үзәк хастаханә белгечләре шул авылга чыга. Әбде, Алан, Ачы, Шәтке һәм башка авылларда алар халыкка вакцина ясарга да өлгергәннәр.  Шушы көннәрдә махсус бригада Алан, Иске Җөри авылларында булачак. 

- Кискен респиратор авырулар баш калкыта торган көз айларында коронавирус тагын да көчәеп китәргә мөмкин. Ә аңа каршы торуның ысулы бер генә – ул вакцина ясату. Якыннарыбызны һәм үзебезне әлеге афәттән саклап калыйк дисәк, кичекмәстән вакцина ясатырга кирәк. Вакцина элек-электән куркыныч авырулардан, әйтик оспа, дифтериядән һәм башкасыннан кешелекне саклап калган. Коронавирус та бик җитди авыру. Аның белән авырган кеше кабат әлеге авыруны кичергән очракта, хәле тагын да авыраерга мөмкин, - ди район үзәк хастаханәсе баш табибы Ирек Галиуллин.  

Исегезгә төшереп үтәбез, прививканы үзәк район хастаханәсендә һәр көнне иртәнге сигездән, сәгать дүрткә кадәр ясатып була.  Әлбәттә, алдан язылу буенча. 

Белешмәләр өчен телефоннар  21-2-38, 21-3-99.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев