Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Әзерлек эшләре тәмам

Районда Бөтенроссия халык санын алу кампаниясенә әзерлек эшләре тулысынча тәмамланды.

Бу дәүләткүләм әһәмиятле эшкә 4 контролер, 25 сан алучы һәм 1 инструктор җәлеп ителәчәк. Бөтенроссия халык санын алу -2020 кампаниясендә республикада 8,5 меңнән артык кеше эшләячәк. Моннан тыш, 1,3 меңнән артык кеше резервка куелды. Бу барлык персоналның 15% ын тәшкил итә.

Сан алу һәм стационар һәм участоклар өчен биналар сайланды. Сан алучылар сораштыруны электрон планшет ярдәмендә үткәрәчәк. Кәгазь сан алу битләре искәрмә рәвешендә генә, ягъни электрон планшет сафтан чыккан очракта гына кулланылачак.

Сан алучылар таныклыкка, зәңгәр төстәге сумкага, электрон планшетка, жилетка, Бөтенроссия халык саны алу символикасы төшерелгән шарфка һәм фонарьга ия булачак. Барлык сан алучылар да бәхетсезлек очракларыннан иминиятләштерелгән.

Таҗлы вирустан саклану максатыннан, барлык сан алучыларга да Роспотребназдор таләпләре буенча рекомендацияләр җиткерелде. Сан алучыларның барысы да битлек һәм перчаткалар белән тәэмин ителде.

Халык санын алу исәбе 2021 елның 1 октябреннән 00.00 сәгатьтән башлана. Ягъни сан алу битләрендәге сораулар шушы вакыттан башлап биреләчәк. Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр үткәреләчәк.

- 15 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең Бердәм порталында “Халыкның сан алуда катнашуы” хезмәте эшләячәк. Биредә, шул исәптән мобиль кушымтада, һәркемнең үзлектән үзенең һәм гаилә әгъзаларының сан алу битләрен тутыру мөмкинлеге булачак.

- Шулай ук сан алу тәмамлангач, әлеге хуҗалык өчен сан алу гамәлен раслаучы цифрлы QR-код булдырылачак. - 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр өйләрендә сан алучылар белән очрашу мөмкинлеге булмаганнар - стационар участокка килеп, дәүләт хезмәтләре Порталында сан алу битләрендәге сорауларга мәгълүматлар биреп, сан алу кампаниясендә катнашуын белдереп яки раслап китә ала.

- 2021 елның 18 октябреннән 14 ноябренә кадәр сан алучылар үз участокларына кергән торак йортларда булып, дәүләт хезмәтләре Порталында сан алу битләрендәге сорауларга мәгълүмат бирергә өлгермәгәннәрдән мәгълүматлар алачаклар. Моннан тыш, алар интернет сан алу үткәнлекне раслау өчен кодны чагыштырачаклар.

Галия Садриева, Бөтенроосия халык санын алу бенча райондагы вәкаләтле вәкил

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев