Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Әзерлекле белгечкә ихтыяҗ зур

Теләчедә яңа завод төзелүен хәбәр иткән идек инде. Хәзер анда төзү эшләре төгәлләнеп килә. Төзү эшләренең 50% тәмам.

Җаваплылыгы чикләнгән “ТОПГАЗ” ширкәтенең башкарма директоры Рөстәм Нуруллин әйтүенчә, сыекландырылган газ заводы төзелеше республикада пилот проекты булып санала. Һәм ул шәхси проект. Проектның нәкъ менә Теләче районында томышка ашырыла башлавында ул чактагы муниципаль район башлыгы Илдус Зариповның өлеше, шәхси элемтәләренең йогынтысы зур булды. Хәзер аның эшен муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов уңышлы дәвам итә.

Әлеге проектны тормышка ашыруда, без - теләчелеләр, Татарстанда беренче булып тотынсак та, Россиядә әлегедәй заводлар байтак. Ягулык салу станцияләре Мәскәү, Түбән Новгород өлкәсеннән башлап, Башкортстан Республикасына һәм Себер өлкәләренә кадәр дәвам итә. Биредә җитештерелүче сыекландырылган газ ерак юлларга йөрүче зур йөк машиналары һәм республикабыз кырларында хезмәт куячак егәрлекле тракторлар өчен җитештерелә. Заводта сәгатенә 1,5 тонна газ җитештереп сату планлаштырыла.

Әлбәттә, төзелеп килүче завод турында зурдан кубып сөйләшү алып барганда, райондашларыбыз, бигрәк тә яшьләребез күңелендә: “Заводта кемнәр эшләячәк?” “Мине алмаслармы икән?”, “Нинди белгечлекләргә ия булу кирәк икән?” кебегрәк сораулар тумый калмагандыр. Сүз дә юк: урынлы сораулар.

Җаваплылыгы чикләнгән “ТОПГАЗ” ширкәтенең башкарма директоры Рөстәм Нуруллин белдергәнчә, төзелеп килүче заводка белгечләр һәм эшчеләр декабрь аенда кирәк булачак. Эшкә кабул иткәндә, беренче чиратта, нефть һәм газ белгечлеге булган югары, урта техник белемле белгечләргә өстенлек биреләчәк. Биредә директор, баш инженер, әйдәп баручы инженер кебек җитәкче вазифалары, операторлар, электромонтер, электромеханик, автомат, контроль-үлчәү җиһазлары слесарьлары, җиһазларны ремонтлаучы слесарь, газ салучы һәм лаборант кебек белгечлекләр булуы көтелә. Киләчәктә заводта 24 квалификацияле белгечкә эш урыны булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев