Махсус хәрби операциядә катнашучы егет укучыларга бүләк ясаган
Иске Җөри урта мәктәбендә “Чыршы бәйрәме” һәм “Бал- Маскарад» үткәрелде.
Барлык укучылар һәм килгән кунаклар оештырылган уеннарда, бәйгеләрдә актив катнашты. Аеруча кунак булып килгән Аю балалар күңеленә хуш килде. Әлеге "кунак" махсус хәрби операциядә катнашучы Ирек Бадриевтан балаларга бүләк иде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, «Махсус хәрби операциядә катнашучылар, Туган илгә хезмәт итү юлын сайлап, яу кырында аның суверенитетын яклый, хәрби бурычларын намус белән үти, батырлык һәм каһарманлык күрсәтә".
Үзләрен кызганмыйча, туган илне саклап, гомерләрен куркыныч астына куеп яу кырына барган районыбыз хәрбиләренә саулык - сәламәтлек теләп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев