Стич чакырулы районыбыз хәрбиенә «Батырлык өчен» медале тапшырылды
Гимаев Рифат Рифкат улы Украинада барган хәрби операциягә үз теләге белән 2023 елның апрель аенда китә.
Күптән түгел Үзәк бистәсеннән контракт буенча хезмәт иткән Рифатның сугышчан бүләккә лаек булуы турында хәбәр килде. Шундый зур бүләк аңа президент Владимир Путинның 2024 елның 26 март карары белән тапшырылды.
12 яшьтән әтисез калган Рифат Үзәк мәктәбендә белем ала, Саба аграр көлиятенә укырга кергән егет, әнисенә булышам дип, укуын ташлап, Казанга эшкә урнаша. Соңрак контракт белән Донецк ягына хәрби бурычын үтәргә китә.
- Үзебезнең егетләргә терәк булу, ярдәм итү теләге махсус хәрби операциядә катнашырга этәрде. Башка егетләрнең дә исән-имин әйләнеп кайтуларын телим, - ди батыр солдат.
Рифат икенче мотоукчы батальонының бишенче бригадасында хезмәт иткән. Маринка янында барган сугышларда ул бергә хезмәт иткән, яраланып, сугыш кырында калган Хан кушаматлы иптәш малаен (Арча районы егете) коткара. Нәкъ менә шушы батырлыгы өчен аны сугышчан бүләккә тәкъдим иткәннәр.
Рифат үзе дә госпитальдә дәваланып чыга, күзе һәм аяклары яралана. Күптән түгел ул махсус комиссия узган һәм хәрби хезмәткә яраксыз дип табылган.
21 яшьлек егет белән барысы да – гаиләсе дә, дуслары да, хәрби иптәшләре дә горурланадыр! Күрсәткән батырлыгың өчен зур рәхмәт сиңа! Син бу медальне намус белән йөртерсең һәм иптәшләреңә үрнәк булырсың дип ышанам!
Зөлфия Ибраһимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев