Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

15 февраль – герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне

Милли каһарманыбыз Муса Җәлил һәм җәлилчеләр узган данлы юл - халкыбызның горурлыгы ул. Тамчыда кояш чагылгандай, анда милли яшәешебезнең тарихы да аеруча калку булып гәүдәләнә.

Шуңа күрә, герой-шагыйрьнең һәм җәлилчеләрнең үлемсез иҗаты, тиңдәшсез героик көрәше безнең өчен бүген дә бик зур әһәмияткә ия.

Бөек Ватан сугышы башлангач, Муса Җәлил иҗаты фашизмга каршы аяусыз көрәшкә өндәү-чакыруга багышлана. Ул, 1941 елның июнь аенда язган «Соңгы көрәшкә» шигыреннән башлап, 1942 елның 26 июнь көнне, фашистлар кулына әсирлеккә эләккәнгә кадәр, ягъни бер ел эчендә, «Яулык» шигырен дә кертеп, 41 әсәр иҗат итәргә өлгерә.
Муса Җәлилнең фашизмга каршы корал һәм каләм көче белән көрәше зур фаҗига белән тәмамлана: Волхов фронтында чолганышта калып сугышканда, шагыйрь берничә тапкыр каты яралана һәм аңын югалткан хәлдә дошман кулына әсирлеккә эләгә, 791 көн буе тоткынлыкта газап чигә. Ләкин ул анда да фашистларга каршы яшерен көрәш оештыра, шунда үзенең атаклы, үлемсез «Моабит дәфтәрләре» шигырьләрен иҗат итә.


Шагыйрьнең әсирлектәге иҗаты 1942 елның июлендә язылган «Кичер, илем!» шигыре белән башлана. «Моабит дәфтәрләре»нең икенчесенә теркәлгән бу шигырь язылу вакыты һәм кичерешләре белән шагыйрьнең тоткынлыкта булуын күрсәтә. 1942 елның октябрь аеннан башлап, 1943 елның ноябрь аена кадәрге чорда ул 125 шигырь һәм поэма иҗат итә. «Ләкин кая языйм? Үзем белән бергә үләләр», - дип яза шагыйрь, ачынып. «Моабит дәфтәрләре»ндәге безгә мәгълүм булган соңгы - камерадашы, бельгияле Андре Тиммерманска багышлап язган «Яңа ел теләкләре» исемле шигыре 1944 елның 1 гыйнварында иҗат ителгән. Шуннан башлап, 1944 елның 25 августына кадәрге иҗаты безгә билгесез булып кала бирә. Итальян патриоты Рионеро Ланфредини һәм төрмә рухание Г.Юрытко сүзләре буенча, Муса Җәлилнең тагын ике дәфтәре булган. Аның берсе Римдагы илчелек аша Мәскәүгә - Чит илләр министрлыгына тапшырыла һәм аның журналга теркәлүе мәгълүм. Аннан соң ул дәфтәр һәм андагы язулар, тикшерү өчен, контрразведка баш идарәсенең саклану халык комиссариатына тапшырыла. Шуннан соң аларның язмышы билгеле түгел. Әлеге мәгълүматлар шул хакта сөйли: патриот-шагыйрь Муса Җәлил иҗатын һәм көрәш юлын өйрәнү кичәге һәм бүгенге эш кенә түгел, ә бәлки киләчәк эше дә.
Каһарман шагыйрьгә илнең берьюлы иң югары ике бүләге бирелү әсирлектә булган бик күп фронтовикларга кешечә яши башларга мөмкинлек тә тудыра.
Патриот-шагыйрь Муса Җәлил һәм җәлилчеләрнең тиңдәшсез героик көрәшләре, аларның какшамас рухы бүген безне дә уяу булырга чакыра.


Хәнәфи БӘДИГЫЙ, җәлилче-галим, шагыйрь

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев