Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

22нче декабрьдә энергетика өлкәсендә эшләүчеләрнең һөнәри бәйрәмнәре билгеләп үтелә

Энергетиклар көне – әлеге системага нигез салучыларны һәм бу өлкәдә хезмәт куйганнарны берләштерә торган бәйрәм дип кенә күзаллау бик үк дөрес булмас. “Яктылык” һәм “җылылык” төшенчәләрен гади сүзләр итеп кенә түгел, ә тормыш максаты итеп кабул итүчеләрнең, гомерләрен җаваплы хезмәт юлына багышлаганнырның һөнәри бәйрәмнәре ул.

Бу көнне, күпъеллык традиция буенча, без хезмәт алдынгыларын зурлыйбыз, аларның казанышларын билгеләп, мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләклибез.

Безнең район кулланучыларын эзлексез һәм сыйфатлы электр энергиясе белән тәэмин итү  Саба район электр челтәренең Теләче участогы җаваплылыгында. Аның барлыкка килүенә (элек ул Теләче район электр челтәре дип атала иде) 30 елдан артык вакыт үтеп киткән. Шул чор  эчендә безгә күп кенә авырлыкларны җиңеп, алга куйган максатларга ирешергә насыйп булды. Бүгенге көндә Саба район электр челтәренең Теләче участогы – “Челтәр компаниясе” АҖнең Алабуга электр челтәре филиалы составындагы замана тәләпләренә җавап бирердәй җитештерү бүлеге. Безнең коллективта укымышлы, үз вазыйфаларына зур җаваплылык белән карый торган белгечләр хезмәт куя. Алар арасында бик тәҗрибәле, дистәләгән еллар эшләүче абруйлы хезмәткәрләр дә бар, яшьләребез дә җитәрлек.

Хезмәтебезнең шартлары специфик безнең: бу көчәнешле электрҗиһазларда, биеклектә, төрле һава һәм табигать шартларында, елның, тәүлекнең төрле вакытында эшләү белән бәйле. Тормышыбызның, сәнәгатьнең барлык өлкәсе дә диярлек электр белән тәэмин итүдән торганлыгын да онытмаска кирәк.  Бу, әлбәттә, безнең каршыга зур бурычлар куя, бездән уяулык, җитдилек, җаваплылык, белем тәләп итә. Шөкер, коллективта эшләүчеләребезнең барысы да бу сыйфатларга ия. Аерып әйтерлек хезмәткәрләребезне дә санап үтәсем килә: мастер И.Р.Кашапов,  электромонтерлар А.Г.Сабиров, И.Х.Закиров, ОВБ электромонтерлары А.М.Фәйзуллин, Р.Р.Шәйбәков, И.Р.Камалов.

 

Бу көнне шулай ук Теләче РЭСына нигез салучыларны да искә аласы килә. Алардан башка безнең бүгенге уңышка ирешүебез, бәлки, була да алмас иде. Теләче РЭСының элекеге җитәкчесе К.Т.Нәҗметдинов, диспетчерлар Р.Р.Имамиев, В.М.Нигъмәтҗанов, ОВБ элетромонтерлары Р.М.Шәмәрданов, И.С.Сафин. Үзләренең хезмәте, үрнәге белән бер ничә дистә хезмәткәр тәрбияләгән шәхесләр алар.

 

22 декабря отмечается профессиональный праздник всех работников энергетической промышленности.

День энергетика — это не просто праздник всех тех, кто когда-либо был причастен к созданию и обслуживанию энергетических систем. Это также праздник тех, кто и сегодня остаётся на ответственном посту работника энергетической отрасли и тех, для кого понятия «тепло» и «свет» — это не просто слова, а целая жизнь.

В этот день по доброй многолетней традиции, мы чествуем наших работников, оценивая их заслуги, а лучшим работникам вручаем почетные грамоты и награды.

В нашем районе за надёжное и бесперебойное электроснабжение потребителей отвечает Тюлячинский участок Сабинского РЭС. Со дня его создания, а тогда он назывался Тюлячинский район электрических сетей, прошло уже более 30 лет. За это время нам удалось преодолеть немало трудностей, но мы всегда достойно справлялись с поставленными задачами. В настоящее время Тюлячинский участок Сабинского РЭС - это современное производственное подразделение в составе филиала АО «Сетевая компания» Елабужские электрические сети. В нашем коллективе трудятся грамотные и ответственные специалисты. Среди них есть как молодые работники, так и те, кто работает уже несколько десятков лет. Несмотря на специфические условия труда, вязанные с работой в электроустановках, работой в сложных погодных условиях, в выходные и праздничные дни, необходимо отдать должное всем сотрудникам, которые добросовестно выполняют свои обязанности. Особо хотелось бы выделить следующих: мастера распределительных сетей Кашапова И.Р., электромонтеров по эксплуатации распределительных сетей Сабирова А.Г., Закирова И.Х., электромонтеров оперативно-выездной бригады Файзуллина А.М., Шайбекова Р.Р., Камалова И.Р.

Также в этот знаменательный день хотелось бы вспомнить и тех, кто когда-то стоял у истоков создания Тюлячинского РЭС, тех, без которых мы не смогли бы добиться того, что имеем сегодня. Это бывший начальник Тюлячинского РЭС Назмутдинов К.Т., диспетчера Имамиев Р.Р., Нигматзянов В.М., электромонтеры ОВБ Шамарданов Р.М., Сафин И.С. Это люди, которые своим трудом и примером воспитали не один десяток человек.

 

Заместитель начальника РЭС Зиннатов И.М.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев