Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне

Хөрмәтле райондашлар! Бүгенге көндә Армия сафларында хезмәт итүче егетләребезнең фидакарьлеге белән ныклыгына да ышанычыбыз зур. Киләчәктә дә көннәребез имин һәм тыныч булсын!

Яшьләребезгә патриотик тәрбия бирү, Армиянең абруен күрсәтү буенча ветераннарыбыз армый-талмый хезмәт куя. Аларның данлы үткәне бүгенге яшьләребез өчен үрнәк. Бәйрәм көне уңаеннан, хөрмәтле сугыш һәм Армия ветераннарына, бүген илебез сагында торучыларга, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, Армия хезмәте үткән һәм үтәчәк ир-егетләребезгә саулык-сәламәтлек, озын-гомер, гаилә иминлеге, күңел көрлеге теләп калабыз. Бәйрәм белән Сезне!

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты, Теләче һәм Саба районы хәрби комиссариаты, ветераннарның район Советы.

 

Фото: интернетттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев