27 март - Халыкара театр көне
Әлеге дата, бөтен дөнья буйлап, 1961 елда билгеләп үтелә башлый.
Халыкара театр көне ул артистлар өчен генә түгел, миллионлаган тамашачылар өчен дә бәйрәм. Әлеге күркәм бәйрәм белән барлык театр сөючеләрне котлыйбыз! Театрда хезмәт иткән һәр кеше хөрмәткә лаек! Без Сезгә уңышлар, тамашачы тулы заллар, ихлас алкышлар телибез! Тормышта да һәркемнең сайлаган роле якты булсын! Язмыш дигән иң төп пьеса бәхетле вакыйгалардан, шатлыктан, җиңүләрдән генә торсын! Гаилә иминлеге, бәхет, сәламәтлек телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев