30 август – Республика көне
30 август – республикабызда яшәүче барча халыкның уртак бәйрәме. Шунысы куанычлы, республикада нинди генә милләт халкы яшәмәсен, алар барысы да дус-тату гомер кичерә.
Тарихтан күренгәнчә, әлеге көн 1990 елда Татарстанда Мөстәкыйльлек турында Декларация кабул ителгән көн. Республикабыз күпмилләтле Россиядә ышанычлы һәм ныклы таяныч буларак үзен күрсәтә алган төбәк. Әлеге бәйрәмнең максаты да республикадагы барча халыкның бердәм булып, имин, бәрәкәтле, мул тормышта яшәвенә юнәлдерелгән.
Мөхтәрәм райондашлар! Республика көне уңаеннан ихлас котлауларыбызны кабул итеп алыгыз, гаиләләрегезгә тынычлык, тормышыгызда муллык, бәрәкәт теләп калабыз.
Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев