Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

30 октябрь - Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне

Октябрьнең соңгы якшәмбесендә автомобиль транспорты хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Бүген икътисадның һәм социаль өлкәнең үсешен транспорт хезмәте күрсәтүчеләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Автомобиль транспорты - һәркайсыбызның тормыш-яшәешенең аерылгысыз бер өлеше. Юлларыбыз буйлап төрледән-төрле меңләгән автомобильләр йөкләр һәм пассажирлар ташый. Транспортчыларның хезмәте - зур җаваплылык таләп итә торган, җиңел булмаган, көндәлек башкарыла торган хезмәт. Хөрмәтле автомобиль транспорты хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез һәм алда торган бурычларны киләчәктә дә намус белән үтәрсез дип ышанып калабыз. Ветераннар һәм шушы тармакта игелекле хезмәт күрсәтүләрен дәвам итүчеләрнең барысына да нык сәламәтлек, гаиләләренә иминлек телибез.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев