Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Карарлар кабул ителде, бурычлар билгеләнде

Бүген, ягъни 4 сентябрь көнне, муниципаль район Советының зур утырышлар залында районда коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы булып үтте.

Муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Илдар Мөбинов рәислегендә һәм район прокуроры урынбасары Рәшит Ахунов катнашында узган утырышта көч структуралары, мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр эшләре бүлекләре җитәкчеләре, дин әһәелләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. 

Утырышта алдан тәгаенләнгән көн тәртибе буенча  район прокуроры урынбасары Рәшит Ахунов, район контроль - хисап палатасы рәисе Салават Фәрхетдинов, муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе, комиссия сәркатибе Эльвира Шәрипова, район спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге белгече Татьяна Гарипова, район җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы рәисе Булат Хасановлар чыгыш ясады.

Азактан әлеге чыгышлар нигезендә тиешле карарлар кабул ителде,  алдагы эшчәнлек буенча бурычлар билгеләнде. 

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев