Раштуа - изге, якты бәйрәм
Бүген православие динен тотучылар иң изге, якты һәм сихри бәйрәм - Раштуаны ( Рождествоны) бәйрәм итә.
Әлеге уңайдан, бүген төнлә районыбыз чиркәүләрендә бәйрәм келәүләре үткәрелде. Теләче чиркәвендә аны иерий Алексей атакай Павлов үткәрде. Түбәндәге рәсемнәрдә чара барышын күрәсез. Бәйрәмгә бизәлгән дин йортына православ динен тотучылар бик теләп килделәр, Ходайдан ярлыкауны сорап, якыннары рухына шәмнәр куеп, бердәм булып, гыйбадәт кылдылар.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев