Әбиләр чуагы
Дамира Миннебаева шигыре
Әйтерсең урамда тагы җәй -
Әбиләр чуагы түгелме?
Җылы да, җиләс тә, рәхәт тә
Кояшы иркәли күңелне!
Борынны кытыклап ерактан
Тәгәри бәрәңге учакта.
Җаныңны, тәнеңне рәхәтлек
Алгандай тоела кочакка!
Сизелеп буяуга маныла
Агачлар, куаклар һәммәсе.
Сак кына сагалый күзләргә
Күренмәс үрмәкүч ятьмәсе.
Үзенчә рәхәт тә, моңсу да
Фасылның нәкъ менә шул чагы.
Җәй түгел, тик көз дә җитмәгән -
Урамда әбиләр чуагы!
Дамира Миннебаева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев